2018-2019 елларда М. Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча Конкурс

2018 елның 17 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы нигезендә (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 3 октябрендәге ПУ-522 номерлы Указы редакциясендә) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан 2018-2019 елларда М. Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады.

Әлеге премия ике елга бер тапкыр Татарстан Республикасы яшьләренең 30 яшькә кадәрге талантлы вәкилләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, яшьләр (яшьләр белән) өчен сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә өлеш керткән, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә югары казанышлар, яшьләр программаларын гамәлгә ашырган өчен коллективларга, иҗат берләшмәләренә бирелә.

Конкурста катнашу өчен гариза-дәгъва кылучыларның әсәрләре яки эшләре түбәндәге адрес буенча урнашкан М.Җәлил ис. Республика премиясен бирү комитеты каравына тәкъдим ителергә тиеш: 420021, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 58 йорт, 302 офис «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге»дәүләт бюджет учреждениесе.

тел: 8(843) 231-81-29

факс: 8(843) 231-81-19

e-mail: mc_rt@mail.ru

Февраль аенда аларга М. Җәлил ис. Республика премиясен бирү буенча чираттагы конкурска йомгак ясала.

Документларны тапшыру срогы – 2019 елның 20 гыйнварына кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International