Варварово авыл китапханәсендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Шәвәли шуклыклары" дип исемләнгән тематик сәгать узды. Китапханәче яшь тамашачыларны язучының иҗаты белән таныштырды, аның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде. Соңыннан чарада катнашучылар аны кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләр тыңладылар, персонажның рәсемнәрен карадылар, чиратлап әлеге геройның нинди күңелле булуын күрсәттеләр. Әлеге чарага "Шул илнең син - нәк Тукай сыман" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.