Һөнәри осталык конкурсы

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

16 ноябрьдә  Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе,  Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы узды. Ярышлар ике этапта үткәрелде: теоретик һәм гамәли. Теоретик өлештә катнашучылар һөнәрләр буенча тест билетларына җавап бирделәр, ә практикада һөнәри осталыкларын күрсәтергә кирәк иде.

Ярышларда республиканың 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнашты. 17 ноябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  министрның барлык урынбасарлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Сафин, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» Региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова, шулай ук «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» вәкилләре һәм конкурсантлар  катнашты.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы агроном» номинациясендә 1 нче урынны Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Динар Исмәгыйлев яулады. Ул диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде, Германиягә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International