Тәмте урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары районның туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә беренче тапкыр гына түгел инде. Шунысы куанычлы, балалар район һәм авыл тарихы белән кызыксыналар. Балалар Тәмте авылының истәлекле урыннары – Троицк чиркәве, князь Гагарин утары тарихын яхшы беләләр.
Укучылар Туфан Миңнуллин музее экспозициясе белән беренче тапкыр таныштылар, бөек драматургның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар һәм үзләре өчен бик күп яңалыклар ачтылар.