Актуаль темага сыйныф сәгате

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

«Без террорга каршы!"Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Туфан Миңнуллин музее баш саклаучысы Гөлчәчәк Гыймадиева бүгенге көндәге актуаль һәм көнүзәк темаларның берсенә багышланган сыйныф дәресе үткәрде. Кызыклы һәм һәркем алырлык формада балаларны террорчылык янаулары вакытында куркынычлык дәрәҗәсе белән таныштырдылар, балалар  бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга, уяу булырга кирәклеген белделәр. Соңгы елларда илебез территориясендә булган террорчылык актлары, корбаннар һәм зыян күрүчеләр саны турында документаль фильм күрсәтү балаларга террорның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңларга һәм экстремаль ситуациядә үзеңне дөрес тотарга кирәклеген аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International