Районның туган якны өйрәнү музеенда АНО «Кама таңнары» оешмасында ял итүчеләр белән кызыклы чара узды. Безнең ата-бабаларыбызның аяк киемнәре, каян барлыкка килүен һәм аларның төрләре белән таныштылар. Чарада катнашучылар борынгы аяк киеме турында үз белемнәре белән уртаклаштылар. Чара ахырында кунаклар өчен музей заллары буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрелде.