Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. «МастерОК» клубы җитәкчесе Гомәрова Лилия Рудник урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен «әниләргә үз куллары белән»дигән иҗади мастер-класс үткәрде. Балалар үзләренең әниләре өчен бик теләп эшләделәр. Фетрдан чәчәк һәм яфрак кисәкләре кистеләр, төсле картоннан ваза ясадылар. Клей-пистолет кулланып, үзләренең әзер чәчәкләрен вазага ябыштырдылар.