Мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

23-25 ноябрьдә Мамадыш шәһәрендә 14-20 яшьлек егетләр һәм кызлар һәм 21-35 яшьлек егетләр һәм кызларар асында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Чараны ачу өчен сүз башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитинга бирелде, сәламләү сүзе белән республиканың ФСО рәисе Фәридә Сафиуллина, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Наталья Кекишева чыгыш ясады. Чемпионат кунагы чаңгы ярышлары буенча Паралимпия уеннары чемпионы Ирина Полякова булды, ул спортчылар өчен котлау сүзләрен җиткерде. Барлык спортчыларны да сюрприз көтә иде. "Бердәм Россия" партиясенең Мамадыш бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлнур Хурамшина һәр спортчыга сувенирлар тапшырды, бу-балалар һәм яшүсмерләр йорты тәрбияләнүчеләре куллары белән ясалган чемпионат Кубогы.

Бу ярышларга республикабызның 11 шәһәреннән һәм районыннан 70тән артык спортчы килде.

         Кама Тамагы районы данын бу ярышларда Мифтахов Динар яклады. Үз үлчәү категориясендә ул беренче урынны алды. Динарны җиңүләре белән котлыйбыз!

 Спорт рухы, кыюлык, тагын да яхшырак шөгыльләнүләрен һәм үз осталыкларын үстерүләрен телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International