Яңасала авылында Мәүлет ашы узды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

          23 ноябрь  көнне Олы Яңасала авылында Аллаһыбызның илчесе-Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан Мәүлет ашы уздырылды.  Бу олуг бәйрәмгә  мәчет имамы Рушан, читтә  яшәүче авылдашларыбыз – дин гыйлеме мөгалимәләре Фәния апа һәм Альбина чакырылган иде. Алар тарафыннан укылган көрьән сүрәләре һәм вәгазь, нәсыйхәтләр  һәркемнең  күңеленә  хуш килде.

        Мәүлет  ашы  мәчеткә җыелган акча һәм  авыл җирлеге, клуб, китапханә, “Нармонка” ҖЧШ өченче филиал җитәкчелеге ярдәме белән үткәрелде.

        Бу мәҗлестән барлык килгән кешеләр зур канәгатьлек алдылар һәм бик рәхмәтле булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International