Проектлар, визиткалар һәм күргәзмәдә оригиналь экспонатлар...
“Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабы 24 нче ноябрь көнне Кама Тамагы кадет интернат мәктәбендә үтте. Бәйгедә барлыгы 8 мәктәптән килгән ата-аналар комитеты катнашты. Алар жюри әгъзаларына мәктәп, ата-аналар һәм укучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә нинди уңышларга ирешеп булуын күрсәттеләр.
Һәр команданың чыгышы үзенчәлекле иде. Шул сәбәпле нәтиҗәләр чыгару кыенлык тудырды. Ләкин һәр бәйгенең үз җиңүчесе булырга тиеш. Нәтиҗәдә 1 нче урынны Сөйки урта мәктәбе ата-аналар комитеты, 2 нче урынны Рудник урта мәктәбе ата-аналар комитеты яулады, 3 нче урынны Тәмте урта мәктәбе һәм Кирльск төп мәктәбе бүлеште. Бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган Сөйки урта мәктәбе ата-аналар комитеты зона этабында катнашачак. Аларга зур уңышлар теләп калабыз.