«Нармонка» агрофирмасы» ҖЧҖнең 1 нче һәм 3 нче филиалы хезмәткәрләре белән очрашу

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, оешма һәм предприятиеләргә килүнең расланган графигы нигезендә, Кама Тамагы муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында, алдагы хезмәт эшчәнлеге өчен пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр белән вәзгыятьне бәяләү өчен, «Нармонка» агрофирмасы» ҖЧҖнең 1 нче һәм 3 нче филиалы хезмәткәрләре белән очрашу уздырылды .

Очрашу барышында пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук Мәшгульлек үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, мәшгульлек хезмәтенә мәгълүмат бирү, эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International