Сагдиева Ләйсән «Терлекчелекне үстерү буенча иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» номинациясендә җиңүче

2018 елның 30 ноябре, җомга

Балчыклы авылыннан Сагдиева Ләйсән Рәшит кызы Татарстан Республикасы авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган «Терлекчелекне үстерү буенча иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» номинациясендә җиңүче булды. 2018 елның 29 ноябрендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча уздырылган зона киңәшмәсендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ләйсән Сагдиевага диплом һәм акчалата премия тапшырды. Ләйсән Сагдиеваның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 18 баш мөгезле эре терлек бар, шулардан 8 е сыер. Моннан тыш, 100 баш кош-корт бар. 2018 елның 10 аенда шәхси ярдәмче хуҗалыкта 168 центнер сөт җитештерелгән, шулардан 166 центнер сөт (207500 сумлык) сатылган, 8 центнер ит җитештерелгән, 7 центнер ит (210000 сумлык) сатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International