Россия Федерациясе Генераль прокурорының « Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында бөтенроссия эшкуарлар кабул итү көнен уздыруны оештыру турында» гы боерыгы нигезендә 2018 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында чираттагы Бөтенроссия эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын кабул итү көне узачак.
Кама Тамагы районы прокуратурасында эшмәкәрләр кабул итү 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ( тәнәфес 12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр) түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Кама Тамагы ш.т. п., К. Маркс ур., 1 йорт.
Белешмәләр өчен Телефон: 2-14-73.
Кама Тамагы районы прокуратурасы