Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле каматамыгылылар!

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата сәламәт кешеләрне шәфкатьлелек турында уйланырга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра. Күпләр, тормыш авырлыкларын җиңеп, укуда, спортта, иҗатта, хезмәттә уңышларга ирешә. Кама Тамагында да андый көчле рухлы кешеләр бар. Алар мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә, төшенкелеккә бирелмиләр, һәрчак шат күңелле.

Инвалидларга игътибар һәм күңел җылысы бүләк итүче социаль хезмәткәрләргә, укытучыларга, табибларга һәм аларга карата битараф булмаган олы йөрәкле кешеләргә чын күңелдән рәхмәт.

Барыгызга да сәламәтлек, сабырлык, якыннырыгызның  кайгыртуын һәм мәрхәмәтен, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын телим. Юлыгызда бары тик игелекле һәм ярдәмчел кешеләр генә очрасын!

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                               П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International