2018 елның 3 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да бергә» исемле мөмкинлекләре чикләнгән балалар булган ата-аналар белән түгәрәк өстәл уздырдылар.
Түгәрәк өстәлнең максаты: мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне хокукый яклау дәрәҗәсен күтәрү буенча комплекслы якын килүне эшләү һәм мондый гаиләләргә белем алу, тернәкләндерү һәм социаль хезмәт күрсәтү хокуклары турында мәгълүмат бирү.
Түгәрәк өстәл башында кереш сүз Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Е. В. бирелде, шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Бикташева Р. А., клиник – эксперт комиссиясе буенча баш табиб урынбасары Суворова С. А., чакырылган кунаклар Никаншина Светлана һәм Мифтахов Динар чыгыш ясадылар. Шулай ук социаль педагог Гөлназ Хөснетдинова чакырылган кунаклар белән «Чәчәкләр» синиль таякчыклары белән мастер-класс үткәрде.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар өчен «Матурлык тудыручы куллар» дип исемләнгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм социаль хезмәт алучылар иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Зиннәтова Н.Ю. бәйрәм чараларында актив катнашкан, шулай ук социаль әһәмиятле волонтерлык эшчәнлегендә катнашкан өчен Алинә Миңнегалеевага Мактау грамотасы тапшырылды.