Кар чаналарын эксплуатацияләү сезоны башланды. Күп кенә хуҗалары чаналырны бөтенләй теркәргә кирәкми дип ышана. Бу бик зур ялгышу. Әлеге транспорт чаралары мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиеш. Чананы сатып алгач, хуҗасы аны Дәүләт техник күзәтчелегендә 10 тәүлек эчендә теркәргә тиеш, югыйсә 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салыначак.
Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан бозучыларны ачыклау буенча рейдлар планлаштырган. Теркәлмәгән Кар чанасы һәм карусыз техника табылган очракта, шулай ук әлеге төр техника белән идарә итү хокукы турында таныклык булмаганда, хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак. Шуңа күрә Дәүләт техник күзәтчелегендә мәҗбүри теркәлү һәм техник карау узуны исегезгә төшерәбез.
Хәмит Гайнуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.