Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 еллның 3 декабреннән билгеләп үтелә. Районның туган якны өйрәнү музее ел саен Инвалидлар декадасы чорында төрле чаралар, мастер-класслар, экскурсияләр үткәрә, тормыш тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күргәзмәләр оештыра. Бу чараларның барысы да кешеләрне җәмгыять тормышына җәлеп итү, танып белү теләге, игелек, рәхмәт хисләре белән тулы.