Бадминтон буенча зона ярышлары

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

1 һәм 2 декабрьдә Кама Тамагы районы бадминтон буенча Идел аръягы лигасы үзәге булды, чөнки бу көннәрдә берьюлы 2 сайлап алу ярышы узды: «Татарстанның бадминтон өметләре» республика турнирының 4 туры һәм Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 4 туры. Ярышларда Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан спортчылар катнашты.

"Татарстанның бадминтон өметләре» сайлап алу турнирында 72 яшь спортчы катнашты. Барлык яшь категорияләрендә дә безнең спортчылар призлы урыннар өчен көрәштеләр. 2008 елгы һәм кечерәк малайлар арасында Галиуллин Данияр чемпион булды, ә Төхвәтуллин Шамил икенче урынны алды. Шул ук яшь категориясендә кызлар арасында өченче урынны Уфандеева Милена алды.

Турнир финалына барлыгы 11 спортчы чыкты.

«Татарстан Республикасының шәхси Кубогы» сайлап алу турнирында 35 спортчы катнашты. 2004 елгы һәм кечерәк яшьтәге егетләр арасында безнең спортчылар Мифтахов Рәдиф һәм Айсин Булат көмеш һәм бронза медальгә лаек булды. Шул ук яшь категориясендә кызлар арасында өченче урынны Филягина Виктория алды. 2000-2003 елгы яшь категориясендә Хәйруллин Даниф икенче урынны яулады.

Әлеге турнирның финалына барлыгы безнең районның 14 спортчысы сайлап алынды.

Бадминтончыларны яхшы чыгышы белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International