Инвалидлар декадасы кысаларында 2018 елның 5 декабрендә Куйбышев Затон поселогында «Богородский рай» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре һәм китапханә мөдире Вера Заикина социаль хезмәт алучылар өчен "Хуш исле чәй" дигән чара оештырдылар.
Чараның максаты - өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның коммуникатив күнекмәләрен, танып-белү кызыксынуларын үстерү.