"Безгә онытырга ярамый!" тарихи квест

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Район үзәк китапханәсендә 8 нче сыйныф укучылары өчен Россиядә Ватан Геройлары көненә багышланган "безгә онытырга ярамый!" дигән тарихи квест үткәрелде. Укучылар ике командага бүленде. Һәр командага бер үк станция – уен барлык командалар өчен дә бер үк вакытта узарга тиеш түгеллеген исәпкә алып, маршрут битләре бирделәр. Дөрес җаваплар һәр команданың маршрут битендә жюри әгъзалары тарафыннан теркәлә. Станцияләр китапханәнең төрле почмакларында урнашкан. Һәр станциядә катнашучыларга алар үтәргә тиешле биремнәр бирелә. Станцияләрдә булу вакыты чикләнә – 5 минуттан да артык түгел. Күбрәк балл җыйган команда җиңү яулады. 
Уен нәтиҗәләре буенча 2-нче номерлы " патриотлар" командасы җиңү яулады. Ике команда да грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International