Кама Тамагы районы белән кызыксыну арта

2018 елның 7 декабре, җомга

"Кама Тамагы  туризм өчен искиткеч матур урын. Соңгы вакытта бигрәк тә мегапопуляр. Юрьев мәгарәсе экстремал туристларның яраткан урыны. 1953 елда А.В. Ступишин  ачкан  бу мәгарәне  - табигать һәйкәле булып тора.  Бу Урта Идел буенда иң озын табигать мәгарәсе. Аның озынлыгы 1 километрдан артык. Ә күләме 14000 куб метрга якын», -  дип уртаклаштылар безнең белән  туган якны өйрәнү музеена Ульяновскидан килгән  бер төркем яшь кешеләр. Алар  райондагы флора һәм фауна, табигать һәйкәлләре,  Бөек Ватан сугышы чорына карата  күп сораулар, кызыксынулар музей хезмәткәрләрен гаҗәпләндерде һәм сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International