«Нармонка» агрофирмасының 1 филиалы базасында узган киңәшмәдә «ТАЛ-АГРО» ИК ҖЧҖ генераль директоры Валеев Илһам Госман улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, барлык филиалларның директорлары һәм белгечләре, ферма мөдирләре катнашты. Киңәшмәдә терлекчелек, техниканы ремонтлау, минераль ашламалар сатып алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 2018 елның 11 аенда терлекчелек эшенә анализ белән идарә башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы чыгыш ясады. Ул шулай ук катнашучыларның игътибарын терлекчелек продуктлылыгын арттыру, техниканы ремонтлау, җир пайларын арендалау буенча килешүләр төзү мәсьәләләренә юнәлтте. Киңәшләр бирелде, бурычларны хәл итүнең конкрет сроклары билгеләнде. Илһам Госманович барлык авыл хуҗалыгы формированиеләрендә мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калуга һәм арттыруга игътибарны юнәтте.