Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.
Бүген, 8 декабрьдә, безнең район чираттагы ярминкәләрдә катнаша. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, муниципаль район җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре шәһәр халкына Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыл хуҗалыгы товарларының киң ассортиментын алып килделәр.