Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган мәгълүмати дәресне туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Миләүшә Мөхәммәтшина үткәрде. Бу бәйрәм хәзерге Россия өчен бик мөһим, чөнки ул Кораллы көчләребезнең тарихи тәҗрибәсен һәм данлы хәрби традицияләрен үз эченә ала; Россия армиясе геройларының һәм хәрби батырлыкларының тарихын оешкан көннән алып бүгенге көнгә кадәр берләштерә. Якташларыбызның Михаил Чирков, Николай Ларягин һәм Абдурахман Нагимовның сугышчан батырлыкларның тарихы мәгълүмати дәреснең темасы булды. Балаларга шулай ук бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында документаль фильм күрсәтелде.