Сәйфиева Хәдичә Хәлиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елның 10 декабрендә Сайфиева Хәдичә Хәлиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина, Куйбышев ис. Затон башлыгы  Ефимов Николай Борис улы һәм ТОС рәисе Альмира Кадыйр кызы Винникова котладылар.
    
Хәдичә Хәлиулла кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды. 
Сәйфиева Хәдичә Хәлиулла кызы 1928 елның 10 декабрендә ТАССРның Апас районы Иске Юмралы авылында туа. 7 сыйныфны тәмамлый. 
Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозга төрле эшчеләр булып урнаша. Сыер сава, атлар, дуңгыз карый. Сугыш вакытында Тәтеш шәһәреннән икмәк алып кайтканнар, Буа станциясенә урман кистеләр, поездларда мичләрне ягу итү өчен утын әзерләделәр.
1951 елда кияүгә чыга һәм ире белән бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
1967 елда «Кама Тамагы» колхозына, аннары «Красный маяк» колхозына төрле эшчеләр булып эшкә күчә.
1972 елда Затон урта мәктәбенә эшкә урнаша һәм 1984 елга кадәр төнге няня булып эшли. 1984 елның 1 маенда лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Хәдичә Хәлиулла кызы Куйбышев ис. Затонда Үзенең кызы Фәридә һәм яраткан кияве Аркадий белән яши.  Хадичә Хәлиулла кызына оныклары Һәм оныкчыклары еш йөри.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре белән бүләкләнә. РФ Президенты һәм ТР Президенты исеменнән. Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны исеме бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International