Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча ел саен, 2013 елның 12 декабреннән башлап, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
2018 елның 12 декабрендә 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында гражданнар кабул ителәчәк. Кама Тамагы районы прокуратурасында прокурор һәм прокурор урынбасары кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылу (884377) 2-13-73, 2-14-73 телефоннары буенча башкарыла.
Кама Тамагы районы прокуратурасы