2018 елның 11 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районының «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»дигән дәрес узды.
Ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе - озак вакытлар авыр хәлдә ятучы кешеләрне тәрбияләүчеләрне авыруларга дөрес ярдәм күрсәтү, күңел халәтләрен күтәрү, яшәү шартарына яраклашуда ярдәм итү кагыйдәләренә һәм ысулларына өйрәтү ул.
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шул мизгелне кемдер кыйммәтле тормышта, рәхәтлектә уздыра, кемдер бетмәс-төкәнмәс катлаулы дәваланулар, авырлыклар белән үткәрә. Җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмыйча, күңел сызлануларын ишетергә, авыр тормышларына – терәк, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч була алсак иде.