"Зур хокуклы кечкенә гражданин" Кама Тамагы районының "Салават күпере " 1нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әңгәмә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 12 декабре – РФ Конституциясенә 25 ел. Шул уңайдан Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Н.Ә. Андрианованың  "Мин Россия гражданины" исемле китап буенча әңгәмә үткәрделәр. Кама Тамагы районының "Салават күпере" 1нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән (тәрбиячеләре: Ф. А. Сәлимова һәм И. С. Ишанова). Китапханәчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Россиянең хокукый тормышы турында мавыктыргыч һәм танып-белү әсбабы белән таныштырдылар. Геройлар белән бергә балалар дәүләт төшенчәләре һәм символлары, законнар һәм хокуклар дөньясына сәяхәт ясадылар. Балалар «нинди документ иң мөһим? ", "Илебезнең төп символлары нинди?", "Безнең табигать нәрсә белән бай?" һәм "Россиянең көче нәрсәдә?" дигән сорауга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International