Балаларга өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгына багышланган республика форумы

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның 13 декабрендә Казан шәһәрендә балаларга өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгына багышланган республика форумы узды. Форумда катнашучылар – тәрбия эшләре буенча мәгариф идарәләре башлыклары урынбасарлары, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары директорлары, методистлар, өстәмә белем бирү педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасы ветераннары. Форум кысаларында балаларга өстәмә белем бирү оешмалары базасында өстәмә белем бирү системасында актуаль мәсьәләләр буенча катнашучыларның барлык категорияләре өчен панель дискуссияләр узды. Федераль һәм региональ ведомстволар, учреждениеләр арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә тантаналы кул кую церемониясе узды. Тантаналы өлеш кысаларында Татарстан Республикасы Балаларга өстәмә белем бирү системасының ветераннарын һәм иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләү булды. Чарада өстәмә белем бирү системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен Кама Тамагы районының өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары-Л. И. Заһидуллина, "мәктәптән тыш эшләр үзәге" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директоры һәм З. М. Мөхәммәдиева, "балалар музыка мәктәбе"муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директоры бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International