Россия Федераль салым хезмәте «өченче затлар өчен салым түләү»сервисын эшләтеп җибәрде. Ул өченче зат өчен салым түләү документларын тиз һәм дөрес әзерләргә һәм аны җитештерергә мөмкинлек бирә.
Сервис битендә башта түләү башкаручы зат турында мәгълүмат кертергә: ФИО һәм ИНН тутырырга кирәк. Салым органы тарафыннан формалаштырылган индекслы түләү документы булса, әлеге индексны кертергә һәм шунда ук түләүгә күчәргә мөмкин. Әгәр мондый документ юк икән, зат турында тиешле мәгълүматларны тутырырга кирәк булачак. Сервис максималь автоматлаштырылган һәм түләү тутырырга һәм салымнарны вакытында түләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүмати киңәшләр үз эченә алган.
Өченче зат өчен салым түләү РФ Салым кодексының 45 статьясындагы 1 өлеше нигезләренә үзгәрешләр керткән 2016 елның 30 ноябрендәге 401-ФЗ номерлы Федераль закон белән башка затларга рөхсәт ителгән иде. Юридик затлар шулай ук үзләренең счетларыннан салымнар күчерә ала, ә җитәкчеләр компаниянең салым бурычларын үз акчалары хисабына түли ала.