Яңа ел алды көннәрендә районның туган якны өйрәнү музее килүчеләр игътибарына «Яңа ел чыршысы янында...» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә. Сез анда кечкенә һәм өлкән яшьтәге осталарның эшләнмәләрен - салфеткадан, газетадан һәм башка кул астындагы материаллардан ясалган чыршыларны күрә аласыз. Монда шулай ук ретро-уенчыклар белән бизәлгән төп музей чыршысын да күрергә була.