2018 елның 14 декабрендә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Россия Федерациясе Конституциясе көне»нә багышланган волейбол буенча турнир узды. Турнирда 8 команда катнашты. Кама Тамагы штп "Футболчылар" командасы җиңүче булды. Икенче урынны Куйбышев Затон штп «Затон» командасы яулады. Иске Казиле авылының «Авиатор» командасы өченче урынны алды. Барлык призерлар мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.