14 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музей базары»Яңа ел бүләкләре ярминкәсен ачу тантанасы булды! Анда республикабызның төрле почмакларыннан музей сувенирларын күрергә мөмкин иде. Безнең районның туган якны өйрәнү музее традицион рәвештә әлеге әһәмиятле чарада катнаша һәм «Музей базары» на район символикасы төшерелгән сувенир продукция, кул эшләнмәләре алып килә. «Музей базары» нәтиҗәләре буенча туган якны өйрәнү музее диплом һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.