Район Башлыгы Павел Лохановның ЗАГС хезмәткәрләре көне белән котлавы

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җылы котлаулар кабул итегез!

Бүгенге тормышы сезнең эшчәнлектән башка күз алдына да китереп булмый. Ул гражданлык хәле актларын теркәү буенча кешеләрнең конституцион  хокукларын яклауны тәэмин итү буенча максатка юнәлешле эш таләп итә. Сез көндәлек хезмәтегез белән рухи кыймәттләр пропагандалауга, гаилә традицияләрен саклауда үзегездән өлеш кертәсез, сезнең матур теләкләр белән яшьләр яңа тормышка аяк баса, яңа туган сабыйларны теркәгәндә алар белән бергә шатланасыз.

Эшчәнлегегез буенча, сез, кеше гомеренең иң шатлыклы һәм иң авыр чакларында аларның рухи ярдәмчеләре булып торасыз. Йөкләнелгән эшләрегезне югары җаваплылык белән тиешле һөнәри дәрәҗәдә үтәвегез сөендерә.

Сезгә саекмас энергия, сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар теләп калам!

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                  П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International