Бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси кубогы

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

15-16 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының 4 (финал) туры узды. Турнирда республиканың 23 районыннан 250дән артык спортчы катнашты. Алар арасында Кама Тамагы районыннан 15 спортчы бар иде.

Күп кенә спортчыларыбыз призлы урыннар өчен көрәште һәм аларның өчесе медальләргә лаек булды. Атауллин Руслан һәм Галиханов Нияз парлы разрядта өченче урынны алдылар. Ә Нуриев Рияз өч разрядта да призлы урыннар алды: ялгыз разрядта икенче урын, Алексеевск районы спортчысы Айназ Мирзагалиев белән бергә парлы разрядта өченче урын, Түбән Кама спортчысы Алина Имаева белән катнаш парлы разрядта өченче урын алды. Ә Кубокның гомуми зачетында дүрт тур нәтиҗәләре буенча Рияз катнаш парлы разрядта икенче урынга лаек булды!

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Валиева Адилә, Закирова Эльза, Филягина Виктория һәм Мифтахов Рәдиф чирекфинал стадиясендә көндәшләренә киеренке көрәштә оттырып, пьедесталга бик аз гына җитмәде.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм алда торган бик мөһим турнирда – команда чемпионатында һәм Татарстан Республикасы беренчелегендә уңышлар телибез, ул 22-23 декабрьдә Казанда узачак һәм безнең бадминтончылар өчен 2018 ел иң уңышлы ел булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International