«Кар чанасы-2018» профилактик операциясе

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

10 декабрьдән «Кар чанасы-2018» профилактик операциясе башланды, аның барышында теркәү, идарә итү хокукы, еллык техник карау узу, үзйөрешле техниканың техник торышы тикшерелә.  Әлеге чара кысаларында 15 һәм 19 декабрьдә ГИМС, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәте вәкилләре белән уртак рейдлар уздырылды,алар барышында 24 берәмлек техника тикшерелде, төрле хокук бозулар өчен РФ КоАП 9.3 ст. буенча 7 беркетмә төзелде.

Исегезгә төшерәбез, «кышкы ат»хуҗаларына вакытында документларны һәм техник халәтне тәртипкә китерергә кирәк.

 Хәмит Гайнуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International