Волейбол буенча район беренчелеген

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

2018 елның 19 декабрендә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе волейбол буенча район беренчелеген үткәрде. Сәламләү сүзе белән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ильина Эльвира Альберт кызы чыгыш ясады.

Ярышларда Кама Тамагы урта мәктәбе һәм Сөйки урта мәктәбе,кадет интернат-мәктәбе укучылары, шулай ук Рудник урта мәктәбе, Тәмте урта мәктәбе һәм Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында :

1 урын – Кама Тамагы татар мәктәбе»

2 урын - Кама Тамагы урта мәктәбе»

3 урын –Рудник урта мәктәбе»

 Кызлар арасында:

1 урын- «Кама Тамагы урта мәктәбе» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары, тренер-укытучы Степанов В. В.

2 урын – «Сөйки урта мәктәбе» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары , тренер-укытучы Сорокин С. Е.

3 урын – «Рудник урта мәктәбе»

 Җиңүчеләр һәм призерлар командалары Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

 Барлык балалар да афәрин! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International