Бүген Кама Тамагы поселогының мәктәп күлендә сулыкның фаунасын саклау буенча акция узды.
Ел саен күлле сулыкларда боз кату чорында балык кышлату өчен кислород җитмәү күзәтелә. Шуңа күрә шәһәр җирлеге көче белән бозда 40тан артык скважина борауланган, ә һава үткәргеч сыйфатында камыш кулланылган.
Акциядә муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы поселогы башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин, мәктәп директоры Радик Зиннәтуллин катнаштылар.