2018 елның 21 декабрендә «Салават күпере» 1нче балалар бакчасы төркемендә «Яңа ел бизәге» дигән музей дәресе узды. Балалар Яңа ел бүләге ясау эшенә бик теләп кушылды. Кисергә һәм ябыштырырга музей хезмәткәрләре ярдәм итте. Балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы башкардылар, тырышлыклары һәм игътибарлылыгы өчен татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр. Чара ахырында эшләнмәләрне кулларга тотып фотога төштеләр.