21 декабрь көнне МБУ "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2003-2005 елгы яшүсмерләр командалары арасында Кыш Бабай призына мини-футбол буенча район турниры узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын - Кама Тамагы урта мәктәбе. Алар балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары, тренерлар-укытучылар Ханнанов Р. К., Шалдыбин Е. В. катнашты.
2 урын – Рудник урта мәктәбе командасы
3 урын - Тәмте урта мәктәбе командасы
Җиңүчеләр һәм призерлар командаларына кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.