Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Энергетиклар көне белән котлавы

2018 елның 22 декабре, шимбә

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар Көне белән котлыйм!
Энергетика тармагы иң кирәкле һәм катлаулы тармак булып санала. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, оешмаларның һәм учреждениеләрнең, социаль өлкә объектларының тотрыклы эшләве һәм район халкының көндәлек тормышы энергетикларның җайга салынган эшенә турыдан-туры бәйле.
Энергетикларның хезмәте аеруча хөрмәт һәм рәхмәткә лаек. Тәүлек буе эшләү графигы, зур җаваплылык һәм югары киеренкелек – болар барысы да үз эшенә бирелгән чын-чынлап батыр кешеләргә бирелә.
Сезгә гаилә бәхете, нык сәламәтлек һәм иминлек, авыр, әмма тормыш өчен кирәкле хезмәтегездә аварияләрсез эшләвегезне телим!


Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы П. Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International