Терроризмга каршы комиссия утырышы узды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Бүген, 24 декабрьдә, муниципаль район Советының утырышлар залында Район Башлыгы Павел Лоханов рәислегендә Кама Тамагы муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды. Муниципаль район торак пунктларында Яңа ел чаралары үткәрү чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар каралды. Мәгълүмат белән Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән шәһәрендәге бүлекчәсе оперуполномоченные Дмитрий Мартынов, «Кама Тамагы» полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлеге башлыгы Дмитрий Зиновьев чыгыш ясадылар.

Каралган мәсьәлә буенча тиешле йөкләмәләр белән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International