Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов бүген, 24 декабрьдә, җирлек башлыклары, секретарьлар, җирлек башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары һәм муниципаль район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә уздырды. Авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының оештыру-кадрлар мәсьәләләре каралды, массакүләм чаралар үткәргәндә кичектергесез чаралар билгеләнде.
Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча № 3 районара инспекциясе вәкилләре катнашында узган киңәшмәнең икенче өлешендә салым мәсьәләләре, шул исәптән салым түләү бурычларына карата кабул ителә торган, салым законнарындагы үзгәрешләр турында мәсьәләләр каралды.