24 декабрь көнне Район балалар китапханәсенең «МастерОК» клубы җитәкчесе Гомәрова Лилия Рудник урта мәктәбенең «Радуга» мәктәп яны лагере балалары өчен «Открытка-сюрприз» дигән мастер - класс үткәрде. Мастер-класс катнашучылары үзләренең туганнары өчен якты Яңа Ел открыткалары ясадылар. Эш барышында яшь укучыларыбыз чын-чынлап бәйрәм кәефе белән таралдылар: Яңа ел җырлары җырладылар, бер-берсе белән бәйрәм планнары белән уртаклаштылар. Һәр бала аны туганнарына һәм якыннарына тапшыру өчен үз эшләнмәләрен өйләренә алды.