Бүген, 2018 елның 25 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов һәм Кирельск авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин Анисья Петровнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Анисья Петровнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.
Кудалова Анисья Петр кызы 1928 елның 25 декабрендә Мордва Каратае авылында туа. Ул гаиләдә икенче бала булган, күп балалы гаилә аңа бик иртә үсеп китәргә туры килгән. Абыйларын һәм сеңелләрен карашырга, хуҗалык буенча әти-әниләргә ярдәм итәргә кирәк иде. Әни бик иртә уятты, чиләк белән бәрәңге куйды һәм бөтенесен чистартырга кушты. Әгәр дә йоклыгы китеп биремне үти алмасаң, әни бик каты әрләште. Әтисе кладовщик булып эшли, ә әнисе фермада. 2 нче сыйныф белем алган, ата-аналар күбрәк укырга мәктәпкә җибәрмәделәр. Бик авыр сугыш алды еллары булды. Басуларда эшләргә, уңыш җыярга, урманга йөрергә утын әзерләргә туры килде. Сугыш башланганда әти сугышырга китә. Сугыштан яралы кайта. Гаилә ничек булдыра алганча исән калырга тырыша, сыер тоту зур ярдәм итә. Өлкән абыйсы ярдәм күрсәтә, Камчаткада хезмәт итә һәм акча белән ярдәм итә.
Үскәч Федор Степанович белән очрашып, 1953 елда өйләнешәләр. Гаиләдә өч бала: уллары һәм ике кызлары туа. 1964 елда үз куллары белән төзелгән яңа йортка керә. Фермада сыер савучы һәм дуңгызчы булып эшли. Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны исеменә ия. Пенсия яшенә җиткәндә тагын дүрт ел эшләвен дәвам итә. Ире белән 27 ел яшәп 1979 елда тол кала. 6 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта "Мордва бизәкләре" фольклор коллективында катнаша. Анисья Петровнанын абыйлары барысы да баянда һәм гармунда уйнады, ә үзе балалайкада уйный белә. Бик игелекле, ачык йөзле, кунакчыл. Хәзерге вакытта да бәйрәмнәрдә яки кунаклар килеп җиткәч, үз кәрвәйләрен пешерергә тырыша.