Башта чыршы уенчыклары сыйфатында фольга яки матур кәгазьгә, шулай ук алма, чикләвек, шәм һәм битләргә төрелгән конфетлар, печенье кулланылган. Йортта табылган тәм-томнар һәм бизәнү әйберләре чыршыда эленде һәм күпмедер вакыт гаиләне сөендереп, балалар арасында бүленде.
Иң беренче чыршы уенчыклары тукымадан, мамык һәм папье-машедан ясалган иде. Бу кешеләр, хайваннар, гөмбә, күркә фигуралары иде. Соңрак фигуркалар балчык яки фарфор элементлары белән әзерләнә башлады.
2018 елның 25 декабрендә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларда «Яңа ел уенчыклары тарихы» дигән чара үткәрделәр.
Максаты-чыршы уенчыклары тарихы белән кызыксынуны арттыру, халык мәдәниятенә җәлеп итү, яңа ел уенчыклары барлыкка килү тарихы белән таныштыру.
Социаль хезмәт алучылар Яңа ел уенчыкларын әзерләүдә актив катнаштылар һәм бергәләп чыршы бизәделәр.