Яңа ел чыршысын ачу

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Бүген, 2018 елның 25 декабрендә, Т. Миңнуллин исемендәге паркта "Яңа ел калыр өчен килә"  исемендәге театрлаштырылган тамаша булды .

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан күңел ачу программасы әзерләделәр.

Яңа ел чыршысын ачу күңелле, дустанә атмосферада узды. Өлкәннәр һәм балалар матур бизәлгән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр һәм төрле уеннар уйнадылар.

Бүгенге тамаша Яңа ел алды һәм Яңа ел  чаралары башлангыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International