22 декабрьдә районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казан шәһәрендә уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Кама Тамагы районы 8 тапкыр әлеге ярминкәләрдә катнашты, анда 13,6 млн.сумлык продукция сатылган. Казанда яшәүчеләргә 4 тонна бәрәңге, 20 тонна терлек һәм кош ите, 11 тонна сөт, 7 тонна балык, 168 тонна ашлык сатылды. Ярминкәләрдә безнең район барлык авыл җирлекләре, «Нармонка «Агрофирмасы " ҖЧҖ, «Олы Кариле» АҖ, «Кама ХПП» ҖЧҖ, «Юмарт» ҖЧҖ, «Мөхәмәдуллина Е. Г.», «Гатауллин Р. Р. » «Ежова Д. А.», «Вәлиев И. И.» күмәк-фермер хуҗалыклары, «Сафин Р. А.», «Яруллин Р. Р. » шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнашты. Олы Бортас, Осинники, Кече Салтык авыл җирлекләре, Тенеш штп аеруча активлык күрсәттеләр. «Кече Мәрәтхуҗа» фермер мәйданчыгы сөтенә һәм сөт продукциясенә ихтыяҗ зур булды. «Кече Мәрәтхуҗа» фермер мәйданчыгы исеменә рәхмәт сүзләре белән Казан шәһәре халкы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы П.Н. Лохановка мөрәҗәгать итте. Алар район җитәкчелегенә һәм фермерларга экологик яктан чиста продукция сатканнары һәм сатучы фермерларның яхшы мөнәсәбәте, намуслылыклары өчен рәхмәт белдерәләр. Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улына Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Миронов С. А. рәхмәт белдерде. «Сезнең муниципаль район тәкъдим иткән сыйфатлы һәм төрле продукция халыкка кирәкле булды, аларга ихтыяҗ зур, халыктан сезнең адреска бик күп рәхмәт сүзләре кабул ителде», - диелә Рәхмәт текстында. Шәһәрлеләр сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеге өчен бик рәхмәтле. Аерым алганда, итне 280-300 сумга, сөт - 30 сум, карабодайны – 25 сум, бәрәңге – 12 сум, шикәр – 36 сум/кг сатып алырга була иде.