Район балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге»мәдәни-белем бирү проектының I этабына йомгак ясалды.

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Район балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге»мәдәни-белем бирү проектының I этабына йомгак ясалды. 1 һәм 2 чирек дәвамында безнең районның башлангыч сыйныф укучылары көндәлекләрдәге мәгълүмат ярдәмендә Татарстан мәдәният объектлары белән таныштылар, шулай ук мәдәният учреждениеләренә йөрүдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

             Башлангыч сыйныф укучылары сыйныф белән, ата-аналар белән яки мөстәкыйль рәвештә төрле чараларда булдылар һәм көндәлеккә үзләренең тәэсирләрен күрсәттеләр. Алар аның битләрен матур итеп бизәделәр, биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, фоторәсемнәр, рәсемнәр һәм уку китаплары, музей һәм театрларга йөрүләре турында яздылар. Район мәктәпләре укучыларының 22 иң яхшы көндәлеге грамота белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International