Бүген, 2018 елның 28 декабрендә, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы җиденче чакырылыш депутаты, милләтләр эшләре буенча Комитет рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улы катнашында Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды. Төп мәсьәлә МР Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү иде. Муниципаль район Советы карары белән Заһидуллин Ринат Марат улы билгеләнде.
Утырышта шулай ук 2018 ел бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү һәм муниципаль районда милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Утырыш актив депутатларга, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.